Дөрестән дә, табибка бару даими эшкә әйләнмәсен өчен, профилактик чараларга да игътибарны арттырыга, дөресрәге аны көндәлек эшкә әйләндерергә кирәк. Мин авыз куышлыгы гигиенасы турында әйтүем.
- Тешләрне көнгә ике тапкыр 3әр минут дәвамында чистартырга кирәк.
- Тештә ниндидер проблема күренү белән тизрәк табибка барыгыз – дәвалау өчен тырышлык та, вакыт һәм чыгымнар да азрак тотылачак.
– профилактика буларак төрле заманча методлар барылыгын да истән чыгармагыз.
Тешләргәдәге кариесны булдырмау өчен тешләргә “герметизация фиссур” ясау, көчсез тешләрне фторлау кебек алымнар бар. Вакытында табибка барсагыз, ул һәр кешегә туры килгән аерым ысулларны билгели ала.
Безнең сырхауханәдә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бездә тәҗрибәле белгечләр, уңайлы шартлар, балаларга ял иткән арада уйнарга уенчыклар – бөтенесе дә бар. Бездә авыз куышлыгына гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтүче белгеч тә эшли. Кирәк икән, тешне дөрес чистартырга да өйрәтәчәк.
Профилактикага бармак аша карарга ярамый. Бер яшлек балаларның 15-24 %ында кариес булса, 5 яштә инде ул 70-80 % тәшкил итәргә мөмкин.
Бернинди борчу булмаса да, баланың тешләрен ярты ел саен табибка күрсәтеп торырга кирәк.
Автор: Государственное автономное учреждение здравоохранения "Республиканская стоматологическая поликлиника Министерства здравоохранения Республики Татарстан"
08:00 20.03.2025