Баланы теш табибына ничек әзерләргә?
Сүз дә юк, баланы табибка алып бару психологик әзерлексез генә башкарылырга тиеш түгел. Беренче тапкыр табибка күренүнең яхшы төгәлләнүе табибның тәҗрибәсеннән генә түгел, ә аны ничек әзерләүгә дә бәйле бит әле.

Әти-әнинең төп максаты – баланы куркытып кую түгел, ә тынычландыру. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: баланы үзе теш табибыннан курыкмаган гаилә әгъзасы әзерләсен иде. Югыйсә, сезнең хис-кичерешләр балага күчеп, аны тынычландырасы урында, куркытып куюыгыз да ихтимал.

Гадәттә баланы табибка теше сызлаган вакытта алып барырга туры килә. Мондый очракта балага табиб кына ярдәм итә алуын аңлатыгыз. Монда “курыкма”, “куркыныч түгел ул”, “авыртмый да” кебек сүзләр бөтенләй урынсыз. Бала әле нәрсәдән куркырга кирәклеген аңлар яшьтә түгел бит. Иң яхшысы – үз мисалыгызда теш табибына баруның ничек яхшы булуын сөйләү.

Кечкенә балаларга: “Тешләрне ботка белән сыйларга кирәк. Алар аннары авыртмый, тизрәк үсәләр”, – дип сөйләсәк, бераз үсә төшкән балаларга инде: “Теш табибына барсак, тешләр матур һәм нык була” – кебек сүзләр урынлы булыр.

Хәзер инде гомуми әзерлеккә тукталып китик:
Теш табибына барганда, моңа артык игътибар юнәтмәгез. Табибта булуны гадәти хәл буларак кабул итәргә өйрәнегез. Сездән күреп,бала да шуңа күнегер.
Һич кенә дә: “Табиб берни эшләтми”, – дип әйтә күрмәгез. Ничек инде берни эшләтми? Бала авызына үз кораллары белән керсен дә, берни эшләтми, имеш. Бала бит соңыннан сезнең алдаганны беләчәк. Шуңа күрә иң яхшысы, табиб синең тешләрне чистарта, аннары ул сызламый башлый, дип әйтергә кирәк.

Бервакытта да баланы куркыта торган сүзләр әйтеп сөйләшмәгез. “Укол”, “энә”, “бораулый торган машина” кебек сүзләр баланың котын алачак.

Өйдә вакытта ук үзара уйнап, табиб бүлмәсенә керүне кабатлый аласыз. Креслога утыртыгыз, авызын ачтырып тотыгыз, табибның һәр алымын кабатлагыз. Сезнең рольгә керү, куйган тырышлык табибка баргач булышачак кына.

Автор: Государственное автономное учреждение здравоохранения "Республиканская стоматологическая поликлиника Министерства здравоохранения Республики Татарстан"

08:00 19.03.2025
Made on
Tilda